Китап патшалыгында – әкият илендә (6+)

22 апрельдә 11 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен әдәби сәяхәт үтте. Китапханәгә килүне балалар түземсезләнеп көтте, чөнки бу күбесенең «китап йорты» белән беренче генә танышуы түгел иде инде.  
Китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләрне ачык йөз белән каршы алды һәм әкиятләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балаларга кунакка әкият геройлары килде, алар мавыктыргыч уеннар, викториналар һәм бәйгеләр әзерләгән иде. Нәниләр шигырьләр һәм әкиятләр буенча белемнәрен күрсәтте. Балалар китапханә залларындагы матур басмаларны зур соклану белән карады, рәсемле әкият китаплары белән танышты. 
Чара нәни дусларыбызда зур тәэсир калдырды. Балаларның китапханәдән китәсе килмәде, алар укырга өйрәнергә һәм өйләренә китап алып укырга сүз бирде. Әлегә алар китапханәгә ата-аналары белән килергә әзер. 

Поделиться: